- хәрәкәт
- и. 1. Әйбернең яки аның кисәкләренең торышы үзгәрү; тынычлык яки тик торышка капма-каршы хәл. Нин. б. механизмның, машинаның һ. б. ш. эшләп торышы, йөреше 2. филос. Материянең яшәү рәвеше, аның аерылгысыз гомуми үзлеге, матди дөньяның туктаусыз үсеш һәм үзгәреш процессы 3. Бер урыннан икенчегә күчү тур.. Хәрби операцияләр тур.. Юлда, урамда төрле юнәлештә йөрү тур.. Гомумән җанлылык, ыгы-зыгы 4. Гәүдәнең һәм берәр органның торышы, халәте үзгәрү. Атлап бару, җәяү йөрү (кешеләр тур.) 5. Гомумән эш, эшчәнлек. Җәмгыятьтә, коллективта кешенең үз-үзен тотышы, мөнәсәбәте тур. 6. Иҗтимагый эшчәнлек шәкертләр хәрәкәте 7. күч. Берәр кешенең инициативасы белән башланган эш; нәр. б. башлангычы 8. Сәнгатьтә, әдәбияттә нин. б. яңа таләпләр, яңа максатлар куйган бер юнәлеш 9. ХӘРӘКӘТТӘ – 1) Эшли, эшләп тора 2) Бара, баруын дәвам итә. ХӘРӘКӘТ ИТҮ – 1) Бару, күчү, күчеш 2) Эшчәнлек алып бару 3) Кыймылдау, селкенү 4) Эшләү (машина тур.) 5) Эш йөртү, нәр. б. чарасын күрү. ХӘРӘКӘТКӘ КИЛҮ – 1) Тыныч тору хәленнән чыгу 2) Эшли башлау
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.